Шигырь ничек туа?
Шигырь ничек туа икән?
Урманда йөргәндәме?
Бар хозурлыкка шатланып,
Сөенеп йөргәнгәме?
Шигырь ничек туа икән?
Йомшак искән җилдәндер.
Чәчәкле җәйдән соң килгән
Муллык биргән көздәндер.
Шигырь туа табигатьтән
Ямь таба алганнандыр,
Тормыш юлын матур итеп,
Гел алга барганнандыр.
Шигырь туа матур итеп,
Кошлар сайрап торганда.
Шул кошларның сайравына
Хәйран калып...